"Тылсымлы сәхифәләр"

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Кама Тамагы муниципаль районы балалар китапханәсе хезмәткәрләре Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында 1-нче номерлы "Салават күпере" балалар бакчасының әзерлек төркеме балалары белән әңгәмә үткәрделәр (тәрбиячеләр: Сәлимова Ф. А.,Ишанова И.С.).

"Тылсымлы сәхифәләр" китабы буенча экскурсия Габдулла Тукайның туган көненә искиткеч бүләк булды. Шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләре җыентыгы белән таныштылар һәм теләге буенча татар, рус һәм инглиз телләрендә мультфильмнар карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International