Район авыл хуҗалыгы формированиеләрендә ел саен тракторларга һәм тагылмаларга техник караулар уздыру ахырына якынлаша. Тикшерүләр барышында техниканың торышына, тиешле категория белән тракторчы-машинист таныклыклары булуга, янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтүгә аерым игътибар бирелде. Механизаторларга соңгы елларда Татарстан Республикасы буенча үзйөрешле техника катнашында Хезмәтне саклау һәм техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү һәм юл-транспорт һәлакәтләре турында мәгълүмат җиткерелде.