Гафиатуллина Галия Миннулла кызының 90 яшьлек юбилее

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

Гафиатуллина Галия Миннула кызы 1929 елның 10 июнендә Олы Кариле авылында туа. Әнисе яшьли үлеп китә, шуңа күрә аны да, тагын ике баланы әтисе тәрбияләп үстерә. Кечкенәдән чигү, бәйләү белән мавыккан. 8 сыйныфны тәмамлагач, колхозга төрле эштә эшли башлый.

Сугыш елларында Галия яшь кыз буларак, Кариле авылында яши һәм эшли. Булачак тормыш иптәше белән ул армиядә 7 озын ел хезмәт иткәннән соң танышканнар.  1960 елда Кирельск авылына күчеп Гафиятуллин Госман Зиннәт улына кияүгә чыга, ә 1961 елда беренче кызлары туа. Галия Миннула кызы һәм Госман Зиннат улы 4 бала: 2 кыз һәм 2 улы була.

Бик күп эш белән шөгыльләнүгә карамастан, Галия Миннула кызы барысына да өлгерә.  Хезмәт белән тулы балачак, табигать активлыгы һәм тормыш сөючәнлеге ярдәм итә. Бөтен гаиләгә аш әзерләү өчен бик иртә тордган. Йортта һәрвакыт чисталык һәм тәртип. Техника юк иде, кер юу да кулдан башкарылды. Ире белән зур хуҗалык алып бардылар. Авыр заманнарга карамастан, балалар үстергәннәр, дүртесенә дә лаеклы белем биргәннәр. Хәзер өч бала аның белән бер авылда, бер улы Яшел Үзәндә яши. Ире 1999 елда вафат булган.

Олы яяшьтә булуга карамастан, Галия Миннула кызы бик теләп төрле китаплар, журналлар укый, яшь чактагы кебек үк, бәйнә-бәйнә. Балалары гына түгел, ә төрле шәһәрләрдән килгән җиде оныгы һәм җиде оныкчыгы да үзләренең әбиләре белән куанып яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International