9 августта Казанда Бокс һәм өстәл теннисы үзәгенең спорт залында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында джакколо, новус, шаффлборд спорт өстәл уеннары буенча чемпионатның республика этабы узды.
Ярышларда Кама Тамагы районы командасы катнашты: Мифтахов Динар, Никаншина Светлана, Капралова Наталья, Комаров Александр, Дыренков Игорь. Аны район инвалидлар оешмасы рәисе Зубарева А.А. озатып йөрде.