«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында район халкына мәгълүмат җиткерү буенча эш дәвам итә

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында район халкына мәгълүмат җиткерү буенча эш дәвам итә. Массакүләм мәгълүмат чараларында әлеге проект турында даими рәвештә мәгълүмат басылып тора. Гражданнарга хәбәр итү җыеннарда, җыелышларда үткәрелә. Моннан тыш, районның барлык кибетләрендә, ФАПларында һәм башка кешеләр җыелган урыннарда белдерүләр урнаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, «Демография» милли проекты кысаларында 2019 елның 2 сентябреннән алып 2019 елның ахырына кадәр районның авыл җирлекләрендә Диспансеризация һәм медицина тикшеренүләрен узу өчен 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче 500 гражданны Кама Тамагы үзәк район хастаханәсенә илтү оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International