Кече Салтык авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Минем әдәби ягым» дип исемләнгән мәдәният дәресе үткәрделәр. Китапханәче чарада катнашучыларны талантлы кешеләр, авылдан чыккан иҗат шәхесләре белән таныштырды. Кайбер шигырьләр һәм аларның әсәрләреннән өзекләр укылды. Чара бик җылы һәм дустанә шартларда узды.