Районда техниканы кышкы саклауга кую буенча конкурс узды

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Авыл хуҗалыгы техникасын саклау һәм аларны 2020 елгы кыр эшләренә сыйфатлы әзерләүне тәэмин итү һәм оештыру максатларында, районда техниканы кышкы саклауга кую буенча конкурс узды.

Конкурс комиссиясе составына «Татагрохим» ААҖ генераль директоры Наил Фарукович Гобәйдуллин, аның урынбасары Илдар Мөнир улы Әфләтунов, Кама Тамагы муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфат Илдар улы Вәлиев, механикалаштыру буенча консультант Илнар Мөнәвир улы Исмәгыйлев, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы бүлеге башлыгы Хәмит Мирхәтыйп улы Гайнуллин, агрофирмаларның директорлары һәм баш белгечләре керде.

Конкурс Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан эшләнгән бәяләү күрсәткечләре системасы буенча үткәрелде.

Тикшерү барышында ашлык җыю, азык җыю комбайннарының, азык әзерләү техникасының, чәчүлекләрнең, туфрак эшкәртү агрегатларының, детальләрнең сакланышы, ремонтны оештыру торышы бәяләнде. Шулай ук хезмәтне саклау, хезмәткә түләү шартлары да каралды.

Конкурс йомгаклары буенча беренче урын «Бортас «Агрофирмасы» ҖЧҖенә бирелде, икенче урын «Кама «Агрофирмасы» ҖЧҖенә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International