90 яшьлек юбилее: Миннеҗанова Әлфия Гатаулла кызы

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

2019 елның 2 декабрендә Әлфия Гатаулла кызын 90 яшьлек юбилее белән Олы Салтык авыл җирлеге башлыгы Ибатов Хәлим Хәмидулла улы һәм Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сороковнина Елена Владимировна котладылар.

Әлфия Гатаулла кызына чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин исеменнән котлаулар тапшырылды.

Минниҗанова Әлфия Гатаулла кызы 1929 елның 2 декабрендә Кама Тамагы районының Олы Салтык авылында туа. Әтисе Гатаулла, әнисе Камәрия, колхозда эшли. Гаиләдә өч бала: Зәйтүнә, Сафиулла, Әлфия була. Әлфия апа 4 сыйныф тәмамлаган. Кечкенәдән төрле авыл хуҗалыгы эшләрендә эшләргә туры килә аңа. Бөек Ватан сугышы елларында күпмедер вакыт Лаеш районында Урман әзерләүдә эшләгән. Аннары аны, башка яшьтәшләре кебек үк, Казан шәһәренең Компрессор заводына җибәрәләр. Ул анда 1 ел эшләде. Миннизянова Әлфия Гатаулла кызы туган «Яшен» колхозында, соңрак «1 нче Май»колхозында эшләде.

1955 елда Әлфия Гатаулла кызы кияүгә чыга. Ире Гыйльмулла белән 5 бала туды. 

Хәзерге вакытта Әлфия апа кызы белән яши.

Миннизянова Әлфия Гатаулла кызы 5 бала тууы һәм тәрбияләве өчен «Ана даны» медале, шулай ук «Хезмәт ветераны» медале, Бөек Ватан сугышында Җиңү хөрмәтенә истәлекле медальләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International