2019 елның 11 декабрендә Кама Тамагында Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитетының стратегик сессиясе узды.
Стратссияләр экспертлар җитәкчелегендә үткәрелә. Чара муниципаль хакимият вәкилләрен, эшмәкәрләрне, музей учреждениеләре, мәдәният йортлары хезмәткәрләрен, яшь буынның актив вәкилләрен берләштерә. Стратегик сессияләр барышында районнарда туризм үсешенең төп юнәлешләре билгеләнә, бергәләп яңа чаралар идеяләре ачыклана.
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, районның территориаль җәлеп итүчәнлеген файдаланып, районның потенциалын ачарга, районны тотрыклы үстерүгә һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыруга китерергә ярдәм итәчәк, дип ассызыклады.