2020 елның 16 гыйнварында Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгының агымдагы сораулар буенча районның финанс органнары җитәкчеләре белән чираттагы атналык эшлекле киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә 2019 ел өчен йомгак күрсәткечләре, район МУПларының финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау, Кама Тамагы районы буенча салым бурычлары турында фикер алыштылар.