2020 елда Татарстанда нәселле терлекчелекне субсидияләү дәвам итәчәк

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

23 гыйнварда Россия Федерациясе авыл  хуҗалыгы министрының  беренче  урынбасары Джамбулат Хатуов үзебезнең генетик ресурслар базасы һәм аны  үстерү планнары буенча видеоконференция режимында киңәшмә уздырды.   Чарада  Татарстан Республикасы Премьер министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов һәм Татарстанның нәсел  хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты. 

Чара барышында терлекчелекнең барлык тармаклары буенча генетик ресурслар базасының бүгенге  торышы, аны үстерүгә дәүләт ярдәме күрсәтүнең нәтиҗәлелеге, шулай ук, үзебезнең генетик продукцияне кулланып, импортка бәйлелекне киметү мәсьәләләрен карадылар. Джамбулат Хатуов сүзләренә караганда, базарда  конкуренциягә сәләтле үзебезнең авыл хуҗалыгы хайваннарының нәсел базасын булдыру мөһим. «Шуны төгәл аңларга кирәк, илнең азык-төлек иминлеген  тәэмин  итү турыдан-туры конкуренциягә сәләтле нәсел продукциясе базасы булуга бәйле», - дип белдерде министрның беренче урынбасары. 

Татарстанда барысы 76 нәсел хуҗалыгы бар, шул исәптән  сөт  терлекчелеге  буенча - 53 хуҗалык, ит терлекчелеге  буенча – 3, дуңгызчылык буенча – 3, сарыкчылык буенча – 3, кәҗә үрчетү буенча – 1, атлар буенча – 4, җәнлекләр  буенча – 3, кошчылык  буенча – 2 һәм умартачылык буенча 3 нәсел хуҗалыгы бар. Татарстанда нәселле терлекчелекне  үстерүгә 2019 елда 600 млн сумнан артык  дәүләт ярдәме күрсәтелде, ә 2020 елга 680 млн сум чамасы планлаштырыла. Субсидияләр нәселле терлек сатып алуга һәм ана терлекләр тотуга бәйле чыгымнар өлешен каплауга бирелә. Субсидияләр алу өчен төп шарт - аны алучыларда һәр баш терлеккә нәсел таныклыклары яисә паспортлары булу.

Нәселле терлекләр сатып алу яисә сату, шулай ук субсидияләр алу мәсьәләләре буенча Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы  идарәсенә (843)221-77-58 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була.

Татарстанның нәсел хуҗалыклары исемлеге белән  сылтама  буенча танышырга мөмкин. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International