Хөрмәтле эшмәкәрләр! Сезне Россиядә эшмәкәрләр көне белән котлыйм! Без бу көнне энергияле, инициативалы, иҗади-актив, үз эшләрен оештырып, аны уңышлы тормышка ашыручыларны котлыйбыз. Кешеләргә кирәкле товарлар сатып һәм хезмәт күрсәтеп, эшмәкәрләр икътисадны үстереп кенә калмыйча, социаль мәсьәләләрне хәл итүдә дә үзләреннән өлеш кертәләр.