"Демография" милли проектының "өлкән буын" федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Кама Тамагы муниципаль районында диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләре уздыру өчен авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне районның медицина оешмаларына китерү дәвам итә.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең махсуслаштырылган автотранспортында Кама Тамагы районы авылларыннан Кама Тамагы шәһәр тибындагы үзәк район хастаханәсенә китерелә.