Татарстанда яшьләрнең пенсия грамоталылыгын күтәрү кампаниясе башлана

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

4 декабрьдә Татарстан Республикасында укучы яшьләрнең пенсия, финанс һәм социаль белемен күтәрү буенча мәгълүмати кампания старт ала. Социаль фондның Татарстан бүлеге белгечләре гомуми белем бирү мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары белән интерактив танып белү дәресләре үткәрәчәкләр,  пенсия хокуклары, аларның  формалашу тәртибе белән таныштырачаклар, булачак пенсия турында яшьтән үк  кайгырту һәм "ак хезмәт хакы" алып эшләү кирәклеге турында сөйләячәкләр.

"Пенсион грамоталылык көннәре" мәгълүмат кампаниясен ел ахырына кадәр дәвам итү планлаштырылган, әмма укучы яшьләр арасында аңлату эшләре даими алып барыла. Аның максаты - пенсия һәм финанс культурасын формалаштыру, һәркемгә үз киләчәге өчен шәхси җаваплылыкны аңлауга ирешүдә ярдәм итү. Узган елда гына да республиканың меңләгән уку йортларында дәресләр үткәрелде,  30 меңгә якын укучы һәм студент белем алды”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Исегезгә төшерәбез, белем алучы укучы яшьләр өчен Россия Социаль фондының рәсми сайтында Укучыларга пенсия турында дигән интернет – ресурс эшли, анда Россия пенсия системасының  төзелеше һәм булачак пенсияне ничек дөрес формалаштыру турында аңлаешлы һәм мавыктыргыч мәгълүмат бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International