Район мәдәният йортында балалар өчен яңа ел хәйрия чыршысы узды. Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов бәйрәмгә килгән барлык ата-аналарны һәм балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
Балалар өчен театральләштерелгән тамаша куелды. Якты, төсле костюмнар, декорацияләр тамашачыларда онытылмас тәэсир калдырды. Бәйрәм әкренләп залдагы бизәкле чыршыга күчә.
Кыш бабай, Кар Кызы һәм әкияттәге персонажлар балаларны Яңа ел белән котладылар. Балалар шатланып чыршы тирәли хор алып бардылар, уйнадылар.