Атналык планерка

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

Район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов оешма һәм предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, бүлек башлыклары белән атналык киңәшмә үткәрде, анда барлык агымдагы һәм мөһим мәсьәләләр каралды.

Кама Тамагы район электр элемтәсе узелы, «ТАТТЕЛЕКОМ» ААҖнең Буа зона электр элемтәсе узелы филиалының 2023 елдагы эш нәтиҗәләре, 2024 елга планнары һәм бурычлары турында Кама Тамагы район электр элемтәсе узелы, «ТАТТЕЛЕКОМ»ААҖнең Буа зона электр элемтәсе узелы филиалы начальнигы Нәбиуллин Миңнур Нурулла улы хәбәр итте.

Йогышлы авырулар таралуны профилактикалау чаралары турында Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе Яшел Үзән территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Сафин Роберт Мансур улы хәбәр итте.

ТР Министрлар Кабинеты каршындагы СПИДка каршы көрәш буенча ведомствоара комиссия карары турында Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Сороковнина Елена Владимировна сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International