Салым түләүченең шәхси кабинетында салым бурычы барлыгын тикшерегез

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Сездә салым бурычы бармы?

Түләнгәнче бурыч суммасы көн саен пенялар хисабына арта.

Түләнмәгән бурычның булуы аны түләтү өчен суд приставлары хезмәтенә мөрәҗәгать итү өчен нигез булып тора, алар чикләү чаралары күрә ала, шул исәптән, бурычлының банктагы счетларындагы операцияләрне туктатып тора, аның мөлкәтен кулга ала, бурычлының Россия Федерациясеннән читтә чыгуын чикли ала. Моннан тыш, бурычлы кеше үз мөлкәтен югалтырга мөмкин.

Салымнар буенча бурычлар булу төбәк дәүләт хезмәтләрен алуга, шул исәптән республикада салымнар буенча бурычлар булмаганда гына күрсәтелә торган социаль ярдәм чараларын алуга комачауларга мөмкин.

Бурычны «физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисында яки «ФЛ салымнары»мобиль кушымтасында тикшерергә һәм түләргә мөмкин.

Ролик

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International