Затон мәктәбе быел үзенең 80 еллыгын билгеләп уза

2015 елның 29 июне, дүшәмбе

Чыгарылышның сыйныф җитәкчесе - районның иң талантлы укытучыларының берсе - Марина Кулагина.

Укучыларның һәрберсе һәм тулаем алганда барысы бергә әлеге мәктәп тормышында үз эзен калдырган. Чыгарылышлар арасында җиңүчеләр, фән олимпиадалары, фәнни-гамәли конференцияләр. инша һәм иҗат эшләре конкурслары, интеллектуаль марафоннар призерлары күп. Мария Зиновьева рус әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы призеры. Моннан тыш, Владислав Козин, Алисә Җиһаншина, Мария Зиновьева, Вадим Габдуллин "Илемнең киләчәге - минем кулларда" ришвәтчелеккә каршы юнәлештәге иншалар конкурсында җиңүчеләр буларак берничә тапкыр Кремльгә чакырылган. 2015 елның барлык чыгарылышлары "Мөстәкыйль балалар" проектының актив волонтерлары. Әлеге укучылар күптән түгел генә мәктәпкә лаеклы дан алып килде - БДИ буенча районда иң рейтинглысы булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International