Затон мәктәбе укучылары сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы иреклеләр хәрәкәтенең II төбәкара профилактик слетында катнаштылар

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

   ТР Кама Тамагы муниципаль районы Василий Петрович Муравьев  исемендәге Затон урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Ханжин Д., Шиһапова. Я., Әскәрова. А.  сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы  иреклеләр хәрәкәтенең  II төбәкара профилактик слетында катнаштылар.

   Өч көн дәвамында егетләр һәм кызлар сәламәт яшәү рәвеше буенча проектлар,  программалар әзерләүдә, мастер – классларда катнаштылар . Түгәрәк өстәлләрдә төрле акцияләр һәм  спорт чаралары оештыру буенча үз тәкъдимнәрен һәм фикерләрен җиткерделәр.

   Укучылар Кама Тамагы МР Башкарма комитеты яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Елена Гыймадиевага әлеге сәфәрне оештырырга ярдәм иткәне өчен зур рәхмәтләрен белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International