Затон урта мәктәбе укучылары Затон китапханәсендә "Туган якны өйрәнүдән - туган якны яратуга" дигән уенда катнаштылар

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

3 мартта  Затон урта мәктәбе укучылары татар теле һәм әдәбияты укытучылары Зарифуллина З. Х., Лизунина Э. Х., Зәйнетдинова Ф. К. белән бергәләп Затон китапханәсендә булдылар.  Укучылар "Туган якны өйрәнүдән - туган якны яратуга" дигән уенда катнаштылар.

Уен берничә раундтан торды. Катнашучылар тарихтан, халык авыз иҗатыннан, географиядән белемнәрен күрсәттеләр, районнан чыккан күренекле кешеләр турындагы сорауларга җавап бирделәр. Чара ахырында жюри әгъзалары җиңүчене билгеләделәр. "Туган якны яратучылар" командасы грамота белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International