Бушлай юридик ярдәм көне

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

24 мартта Россия Федерациясендә чираттагы кат "Россия юристлар ассоциациясе" Гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан игълан ителгән халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Татарстан Республикасында бу көнне сәгать 8.00дән 16.00гә кадәр 56 пунктта халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк. Безнең районда "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә сәгать 8.00дән 10.00гә кадәр Нотариус Тәскирә Әхмәтҗанова, 10.00дән 12.00гә кадәр адвокат Владимир Камонин, 14.00дән 16.00гә кадәр прокурор Фәнис Шәйхаттаров гражданнарны кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International