"Бердәм Россия" БСП Кама Тамагы Җирле советы депутат берләшмәләре җитәкчеләренең гомуми җыелышы

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

   Бүген, 20 март көнне "Бердәм Россия" БСП  Кама Тамагы Җирле советы депутат берләшмәләре җитәкчеләренең гомуми җыелышы узды.  Җыелышны  үткәрде Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары, "Бердәм Россия" БСП  Кама Тамагы җирле бүлеге сәяси совет Секретаре урынбасары Газинур Габидуллин үткәрде.

   Җыелыш барышында көн тәртибендә торган ике мәсьәлә каралды. Кама Тамагы МР  Финанс-бюджет палатасы рәисе Марина Ногманова депутат төркемнәренең  референдум белән билгеләнгән үзсалымга кагылышлы  чаралар планын  гамәлгә ашыру буенча эшләрен яктыртты. Кама Тамагы районында "Парклар һәм скверлар" проектын гамәлгә ашыру турында"гы доклад белән Кама Тамагы муниципаль районының  Башкарма комитет Җитәкчесенең беренче урынбасары (төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча) Василий Глазков чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International