Горький исемендәге Красновидово музеенда, Экология елыга багышланган, "Табигать яклауны сорый" дигән тематик кичә узды. Чараны музей һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре оештырды. Экология темасы безнең көннәрдә бик актуаль. Чарада катнашучылар билгеләнгән тема буенча бик күп нәрсәләр белделәр, экологик проблемалар турында презентация, туган табигатьнең матурлыгы турында видео-роликлар карадылар.