"Мәгариф Идарәсе" МКУ кадрлар буенча үзгәрешләр бар

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

   Кама Тамагы муниципаль районының "Мәгариф Идарәсе" МКУ кадрлар буенча үзгәрешләр бар. Идарәнең хәзерге җитәкчесе Зиннәтуллин Рәис Вакилович үз теләге белән китү турында гариза язды.  Конкурс процедуралары үткәрү чорында, 11 апрельдән алып Идарә  җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп  Гыймадиева Елена Александровна билгеләнде.  Ул элек район  Башкарма комитетының   яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкара иде.

   Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов Рәис Вакиловичка башкарган эшләре өчен рәхмәтен белдерде һәм  район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International