Салым түләүчеләр өчен

2017 елның 14 апреле, җомга

   Бүген, 14 һәм 15 апрельдә салым инспекциясендә Ачык ишекләр көне уздырыла. Алар гражданнарга салым законнары турында һәм физик затлар кеременә салым декларациясен тутыру тәртибе буенча мәгълүмат бирү максатыннан үткәрелә.

   Бу көннәрдә Татарстан Республикасының барлык инспекцияләре озайтылган эш режимында эшләячәк: 14 апрельдә - 9.00-20.00, 15 апрельдә- 10.00-15.00 кадәр. Теләге булган һәркемгә бу көннәрдә физик затлар кеременә салым буенча декларацияне кемгә һәм нинди срокларда тапшыру, салым чигерүләрен ничек алу турында мәгълүмат алу мөмкинлеге бирелә.

   Моннан тыш, салым органнары белгечләре гражданнарга салым түләүнең башка мәсьәләләре буенча консультация бирәчәк, шулай ук закондагы үзгәрешләр һәм Россия ФНС онлайн-сервислары эше турында сөйләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International