Район Башлыгы Павел Николаевич ашыгыч хезмәтләргә барлык техниканы һәм персоналны максималь рәвештә әзерләргә кушты

2017 елның 2 мае, сишәмбе

   Авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыклары белән барган киңәшмә барышында Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов махсус янгынга каршы режим барган чорда халык арасында үз-үзеңне тоту турында аңлату эшләрен алып барырга кирәклеген билгеләде. Әлеге режим Татарстан Республикасы территориясендә 25 апрельдә кертелде. Шулай ук Павел Николаевич ашыгыч хезмәтләргә барлык техниканы һәм персоналны максималь рәвештә әзерләргә кушты.

   Исегезгә төшерәбез, махсус янгынга каршы режим барган чорда коры үлән һәм чүп-чар ягырга, ачык утта ризык әзерләргә  (учаклар, мангаллар), пиротехник әйберләр кулланырга ярамый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International