10 май көнне Кама Тамагы штп "Акчарлак" спорт - сәламәтләндерү комплексында Җиңү Көненә багышланган район мәктәпләре укучылары арасында мини-футбол буенча турнир узды. Ярышларда 6 команда катнашты: Кама Тамагы урта мәктәбеннән 2 команда, Затон урта мәктәбе, Кама Тамагы кадет интернат-мәктәбе, Иске Казиле урта мәктәбе һәм Тенеш штп Рудник урта мәктәбе.
Ярышларның нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын – Кама Тамагы урта мәктәбе;
2 урын – Тенеш штп Рудник урта мәктәбе;
3 урын - Затон урта мәктәбе.