Һава шартларының уңайсыз булуына карамастан, районда чәчү "экватор" ны узды. 19 май көненә булган мәгълүматларга караганда район хуҗалыкларында 20328 га мәйданда чәчү башкарылган. Шул исәптән, бөртекле сабан культуралары 13770 га мәйданда чәчелгән. Бөртекле сабан культураларын чәчүне "Идел" ҖЧҖ "Бортас", "Барыш", "Тәмте" бүлекчәләрендә, "Олы Кариле" бүлегендә тәмамладылар. "Олы Кариле" ААҖ силос өчен кукуруз чәчү башланды. Ул 194 гектар мәйданда (43%) чәчелгән.