Район балалар китапханәсендә "Укучының мәдәни көндәлеге" дип аталган мәдәни-белем бирү проектына йомгаклар ясалды

2017 елның 23 мае, сишәмбе

   Бөтенроссия китапханәләр көне алдыннан, 23 майда 11.00 сәгатьтә, Кама Тамагы муниципаль районының  Район балалар китапханәсендә "Китап һәм мин – аерылмас дуслар" дигән чара узды. Анда "Укучының мәдәни көндәлеге" дип аталган мәдәни-белем бирү проектына йомгаклар ясалды. Уку елы дәвамында башлангыч сыйныф укучылары китапханәләргә  һәм башка мәдәни учреждениеләргә актив йөрделәр. Китапханәчеләр китапның тарихы турында сөйләделәр. Кунаклар  "Китап турында син нәрсә беләсең?" дигән кызыклы  викторинада катнаштылар  .

   "Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге" номинациясендә беренче урынны түбәндәге укучылар алды: Дәминова Азалия, Затон урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1Б сыйныф укучысы; Миңневәлиев Линар, Сөйки урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы; Миңневәлиев Тимур, Сөйки урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы; Коваленко Кирилл, Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4А сыйныф укучысы.

   Икенче урында: Бикмөхәммәтов Ранель, Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1А сыйныф укучысы; Шакирова Миләүшә, Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2А сыйныф укучысы; Баева Милена,  Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3А сыйныф укучысы; Зыятдинов Фаяз, МБОУ "Олы Кариле  урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы.

   Өченче урын: Ибраһимова Зәринә, Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1Б сыйныф укучысы; Садыйков Камил, Тәмте урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныф укучысы .

"Иң культуралы ата-ана" номинациясендә Шулаева Олеся Сергеевна җиңде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International