Куйбышев Затон штп китапханәсендә "Бүген мин – китапханәче!" дигән чара узды

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

   Һәр елның 27 май көнендә менә дигән бәйрәм  - Бөтенроссия китапханәләр көне  билгеләп үтелә. Китапханәче - иҗади һөнәр генә түгел,  бу һөнәр төрле фән һәм культура өлкәләрендә белемнәр  таләп итә.  

   Шушы бәйрәм  уңаеннан Куйбышев Затон  штп китапханәсендә "Бүген мин – китапханәче!" дигән дублер көне үткәрелде. Чарада китапханәнең яшь укучылары катнашты.  Башта  китапханәче китапханәнең тарихы, беренче китапханәчеләрне кая укытканнары турында кызыклы фактлар сөйләде. Чара барышында  барлык теләүчеләр дә әлеге һөнәрнең күп кенә серләрен белделәр. Аннары укучылар китапханәче роленә керделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International