13 июньдә “Бердәм Россия” партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов шәхси мәсьәләләр буенча гражданнар кабул итте. Депутатка хезмәт хакын тоткарлау, инвалидларга субсидия, алиментлар түләтү буенча мөрәҗәгать иттеләр.