Район Башлыгы Павел Лохановның сәламәтлек саклау хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән котлавы

2017 елның 17 июне, шимбә

Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннар!

Чын күңелдән барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм.

Сезнең җаваплы хезмәтегез җәмгыятьтә аеруча хөрмәт казанган. Сезгә кешеләр сәламәтлеген, гомерен саклап калу, сабыйларга дөньяга килергә ярдәм итү вазифасы йөкләнгән. Сезнең һөнәри бурыч зур көч, күңел байлыгы, түземлек, авыруларга ярдәм күрсәтү таләп итә.

Фидакяр хезмәтегез, үз эшегезгә бирелгәнлегегез, районда яшәүчеләр сәламәтлеген ныгытуда керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәм.

Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, игелекле эшегездә уңышлар телим. Савыккан авыруларның бәхетле елмаюларын бъләк дип кабул итегез.

 

Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы                                                             П.Н. Лоханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International