ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2017 ел
чәршәмбе

Кама Тамагы районында "Идел йорт" театр коллективларының фестиваль-конкурсының  1 туры дәвам итә.  Аның кысаларында жюри районның барлык муниципаль берәмлекләрнең артистлары әзерләгән  спектакльләрен бәяли.

21 мартта Кама Тамагы муниципаль районы Тәмте авылы китапханәсендә Тәмте мәктәбе укучылары белән экологик әңгәмә узды. Әңгәмә табигатьне саклау һәм Кызыл китапның нәрсә икәнен аңлатудан башланды.  

Каратал авылында 20 март көнне, 1-7 сыйныф укучылары һәм мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре белән берлектә халкыбызнын изге йолаларының берсе - Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Горький исемендәге  Красновидово музеенда, Экология елыга багышланган,  "Табигать яклауны сорый" дигән тематик кичә узды. Чараны музей һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре оештырды.

Кама Тамагы муниципаль районы  "Затон балалар музыка мәктәбе" филиалы укучылары "Музыкаль гаилә" гаилә ансамбльләренең Республика конкурсында катнаштылар. Чара 19 март көнне Ключарев ис. №7 Казан балалар музыка мәктәбендә узды. Конкурсның жюри әгъзалары –Казан консерваториясе профессорлары. Республикасының талантлы балалары арасында безнең балалар бик лаеклы чыгыш ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International