Кама Тамагы район Советының XVI утырышы булып узды

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

     Кама Тамагы муниципаль районының 2016 ел бюджетын үтәү турында депутатларга  финанс-бюджет палатасы рәисе Марина Ногманова җиткерде. Марина Александровна шулай ук Кама Тамагы район Советының 2016 елның 14 декаберендәге “2017 елга һәм 2018-2019 еллар план чорына Кама Тамагы муниципаль район бюджеты” 72 нче номерлы карарына төзетмәләр һәм өстәмәләр кертү мәсьәләсен тавыш бирүгә куйды.

     Аннары депутатлар “Кама Тамагы муниципаль районында туризмны үстерү үзәге” коммерцияле булмаган автономияле оешма төзү өчен тавыш бирделәр. Бу оешма турында МР башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Иван Леонов сөйләде. Иван Александрович районыбыздагы муниципаль шәхси партнерлык турындагы карарны раслауга тәкъдим итте.

     Сессияне “Югары Ослан” муниципаль районара бүлегенең “Кама Тамагы” бүлекчәсе җитәкчесе Алексей Васильев 2016 елда бүлекчә эшчәнлеге турындагы отчет чыгышы белән тәмамлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International