Район Башлыгы Павел Лохановның социаль өлкә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән котлавы

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле социаль өлкә хезмәткәрләре!

     Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан иң ихлас теләкләр кабул итегез.  Бүген без гомерләрен игелекле хезмәткә – ярдәм, игътибар һәм кайгыртуга мохтаҗ кешеләр белән эшләүгә багышлаган һөнәр ияләрен хөрмәтлибез.   Сез – авыр тормыш хәлендә калучылар өчен зур терәк. Сезнең хезмәт сөючән, һөнәри, ярдәмчел, сабыр булуыгыз нәтиҗәсендә социаль ярдәмгә мохтаҗ гражданнарның тормыш сыйфаты арта. 

     Җәмгыять өчен кирәк булган хезмәтегез, эшегезгә җаваплы каравыгыз, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең язмышларына битараф булмавыгыз өчен рәхмәт сезгә!

     Чың күңелдән сәламәтлек, иминлек, яхшы кәеф, саекмас энергия һәм эшегездә уңышлар телим!

 

Кама Тамагы муниципаль район башлыгы                                                                      Павел Лоханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International