ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2017 ел
дүшәмбе

16 мартта Кама Тамагы муниципаль районы Балтач авылы  мәдәният йортында, "Идел йорт" театр коллективларының фестиваль-конкурс кысаларында, безнең якташыбыз, язучы-драматург Рәдиф Сәгдиевның пьесасы буенча "Сынган беләзек" спектакле куелды.

Бүген, 20 март көнне "Бердәм Россия" БСП  Кама Тамагы Җирле советы депутат берләшмәләре җитәкчеләренең гомуми җыелышы узды.  Җыелышны  үткәрде Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары, "Бердәм Россия" БСП  Кама Тамагы җирле бүлеге сәяси совет Секретаре урынбасары Газинур Габидуллин үткәрде.

20 мартта Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин районның предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән атналык киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. Газинур Авхатович кыскача алдагы атнаның  төп чараларын яктыртты, аннан соң көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча фикер алышуга күчергә тәкъдим итте.

24 мартта Россия Федерациясендә чираттагы кат "Россия юристлар ассоциациясе" Гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан игълан ителгән халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Татарстан Республикасында бу көнне сәгать 8.00 дән 16.00гә кадәр 56 пунктта халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International