Район турында

 

РАЙОН ТУРЫНДА

Район үзәге: Кама Тамагы

Территориясе: 1198,8 кв.м.

Халык саны: 14,305 мең кеше

 


 

     Татарстан Республикасы Кама Тамагы районының үзәге булган Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистә Идел елгасының уң як ярында, Кама елгасының коя торган урынына каршы якта, Казаннан көньяк-көнбатышка таба 117 чакрым ераклыкта  урнашкан. Район 1930нчы елның  10нчы августында оеша. Район территориясендә хәзерге вакытта 20 муниципаль  берәмлек, 53 торак пункты урнашкан, шул исәптән 3 шәһәр тибындагы бистә (Кама Тамагы, Куйбышев исемендәге Затон, Тенеш) бар.

    Кама Тамагының рельефы  калкулы тигезлекләрдән тора (диңгез өслеге тигезлегеннән 170-190 метр биеклектә).

    Район территориясе буйлап Идел, Коры Үләмә, Ишем, Карамал, Мордва елгалары уза. Туфрагы башлыча соры, ачык-соры, кара соры, коңгырт-соры. Урманлы җирләр – 8,7%.

 

Халкы

    Хәзерге вакытта районда 16,9 мең кеше (2010 елгы халыкны исәпкә алу буенча) яши. Шәһәр халкы -7,96 мең, авылда – 8,94 мең ; хезмәткә яраклы – 7,8 мең, укучылар -1,8 мең, пенсионерлар- 5,75 мең. Халык тыгызлыгы уртача – 1 кв.метрга 14 кеше. Милли состав: 54,7%- татарлар, 42,3% - руслар, 3% - башка милләт вәкилләре.

 

Промышленность

     Районда барысы 6 промышленность предприятиесе исәпләнә. Аларга гомуми территориаль продукт күләменең 20% туры килә.

     Арада иң эреләрдән булып ОАО “Кама Тамагы гипс руднигы”, ЗАО “Куйбышев исемендәге флотның ремонт базасы” санала.

     2009нчы елда район Сөйки җирлегендәге ятмаларны үзләштерү белән бәйле промышленностьны үстерү планын тормышка ашыруга кереште.

     2011нче елда еллык күәте 200мең  тоннадан ким булмаган, гипс ташын чыгару буенча җир асты руднигын  төзүне төгәлләү һәм гипсны эшкәртү, коры төзү катнашмалары җитештерү буенча завод торгызу планлаштырыла. Ул район өчен генә түгел, ә республикабыз өчен дә югары технологияләр кулланып җитештерүче завод булачак.

 

Авыл хуҗалыгы

     Районда төп җитештерү тармагы булып авыл хуҗалыгы санала. Хәзерге вакытта аграр җитештерү комплексы структурасына авыл хуҗалыгы өчен яраклы җирләрнең 94,5% биләп торган ООО “Кама Тамагы СХП” (инвесторы ОАО “АК БАРС” холдинг компаниясе), Ленин исемендәге ООО, шулай ук 128 крестьян-фермер хуҗалыгы керә. Башлыча бодай, арыш, солы, борчак культуралары үстерелә. Терлекчелекнең төп нигезе -  сөт-ит бирүче терлекләр үрчетү.

 

Транспорт

      Район Идел һәм Кама елгалары кушылган урында урнашканлыктан һәм тимер юллардан ерак булу сәбәпле, төп транспорт чаралары булып су һәм автомобиль транспорты санала.  Кама Тамагы – Апас, Кама Тамагы – Тәтеш, Кама Тамагы – Югары Ослан район өчен әһәмияткә ия булса, су юлы федераль  әһәмияткә ия.

      Район территориясе буйлап нефть һәм газ  үткәргечләре уза.

 

Медицина

       Районда медицина хезмәтен үзәк район сырхауханәсе, 3 амбулатория, 37 фельдшер-акушерлык пунктлары күрсәтә.  Хәзерге көндә районыбызда 5 даруханә эшли (Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәдә, Куйбышев исемендәге Затонда һәм Тәмте авылында). Дарулар, медицина кирәк-яраклары белән шулай ук өлешчә фельдшер-акушерлык пунктлары да тәэмин итә.

 

Мәгариф

     Районда гомуми белем бирү мәктәпләренең саны – 24, шуларның 10 – урта, 4 – төп, 10 башлангыч, 14 –мәктәпкәчә яшьтәгеләр, 2 – өстәмә белем бирү учреждениесе. Шулай ук штурманнар, мотористлар, механик ярдәмчеләре, электр белән эретеп  ябыштыручылар, бухгалтерлар, киң профильле тракторист-машинист, машина йөртүчеләр, умартачылар хәзерләүче 1 башлангыч профессиональ  белем бирү учреждениесе “72нче номерлы профессиональ училище» бар.

     

Мәдәният

      2011нче елның 1нче гыйнварында районда үз эченә 3 мәдәният йортын, 21 авыл мәдәният йортын, 11 авыл клубын берләштергән “Халыкның ялын оештыру һәм мәдәни хезмәт күрсәтү үзәге”        муниципаль бюджет учреждениесе оешты. Шулай ук 27 китапханә, 2 музыка мәктәбе, 2 музей, Туфан Миннуллин исемендәге иҗат йорты, 2 халык театры, 1 вокал-инструменталь ансамбль, 1 ветераннар хоры эшләп килә. Район территориясендә 19 мәчет, 6 храм бар.

      Кама Тамагы районы илебезгә язучы Ф.Халидины, күренеклк дипломат А.К.Маликовны, татар әдәбияты классиклары И.Гази, Т.Миннуллиннарны, художник һәм скульптор Б.Урманче кебек күренекле шәхесләрне биргән. Туган ягыбыз тарихын күренекле язучылар М.Әблиев, Н.Камал, Х.Вәлиди, галимнәр Р.Сәгъдиев, З.Мөхәммәтшин, з.Рәмиев, Л.Әминова, Ф.Әхмәтҗанов, Ф.Юнысов кебек танылган кешеләр тагын да баета.

     Исемнәре республикада гына түгел, ә чит җирләрдә дә танылган  Р.Тимерханова, Ә.Галимова, Ф.Сөләйманова, драма артистлары И.Хәсәнов, Р.Мифтаховлар бар. Районда рус һәм татар телләрендә “Идел таңнары” (“Волңские зори”) газетасы чыгып килә.

 

 Ял, туризм

    Районда күп кенә саклауга мохтаҗ урыннар күп: Карамал күле, Тау күле, Юрьев, Зимовье, Богордское, Коннодол мәгарәләре, Тәмте кылган даласы, Лобач тавы, Лабыш таулары, Антон чокырлары. Кылган даласының үсемлекләре Татарстан республикасының Кызыл китабына кертелгән. Ә Лабыш тауларында Татарстанда сирәк санда калган хайваннар очрый.

    Кама Тамагы территориясендә археологик һәйкәлләр дә табылды.

    Районыбызда яшәүчеләр һәм кунаклар өчен “Акчарлак” спорт-сәламәтләндерү комплексы”, “Курай” кунакханәсе, “Кама киңлекләре” балыкчылык-аучылык базасы, “ПреКрасновидово” (Красновидово авылында) ял итү базасы, кафе һәм кибетләр хезмәт күрсәтә.

Соңгы яңарту: 2023 елның 17 октябре, 14:40

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International