Еш бирелә торган сораулар

Сорау: Район предприятиеләре, оешма, учреждениеләрендә булган вакансияләр  турында кайдан белергә була?

Халыкның мәшгульлеген  арттыру һәм эшсезлекне киметү максатыннан “Гомумроссия вакансияләр базасы “Россиядә эш”- эш  һәм хезмәткәрләрне эзләү өчен  дәүләт ярдәменә ия булган  Россиядә беренче портал булдырылды. Порталда вакансияләрнең уникаль базасы тупланган, илнең  барлык төбәкләрендәге эш урыннары турында мәгълүмат бар; “Россиядә эш” порталының  барлык сервислары эш эзләүчеләр һәм эшкә алучылар өчен бушлай; дәүләт  ресурсы мошенниклардан һәм намуссыз гамәлләрдән  ышанычлы саклануны тәэмин итә. Порталның мөмкинлекләре белән http://trudvsem.ru/ адресы буенча танышырга мөмкин. Безнең районда булган вакансияләр турында шулай ук Кама Тамагы муниципаль районының  Мәшгульлек үзәгендә дә белергә була. Адресы: Кама Тамагы штп, Карл Маркс урамы, 2 йорт, телефоны: 8(84377) 2-14-67

 

Сорау: “Яшь гаилә” программасында катнашып торак шартларын ничек яхшыртып була? Торак бинага мохтаҗ буларак теркәлү өчен нинди документлар кирәк?

Әлеге программа “2014-2017 елларга һәм 2022 елга кадәр авыл территорияләренең тотрыклы үсеше” федераль максатчан программасы нигезендә тормышка ашырыла.

Программада түбәндәге шартлар булганда катнаша алалар:

  • Кама Тамагы муниципаль районында даими яшәү урыны булган, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип табылган гражданнар, яшь белгечләр, яшь гаиләләр;
  • Социаль түләүләр алуга хокукы булган эшләүче гражданнар категориялэре исемлегенэ кергән гражданнар, яшь белгечләр, яшь гаиләләр.

Программада  катнашу өчен түбәндәге исемлек буенча  документлар җыярга кирәк:

  • Паспорт( төп нөсхәсе һәм күчерелмәсе);
  • Эш урыныннан белешмә;
  • Туу турында таныклык (төп нөсхәсе һәм күчерелмәсе);
  • Язылышу турында таныклык ( төп нөсхәсе һәм күчерелмәсе);
  • Барлык балигъ булмаган гаилә әгъзаларына милек торагы булу турында техник инвентаризация бюросы белешмәсе;

Тулырак мәгълүматны Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктура үсеш  бүлегендә түбәндәге адрес буенча белергә була: Татарстан Республикасы, Кама Тамагы районы, Кама Тамагы штп, Калинин урамы, 31 йорт, телефон : 8(84377)21152 (8.00дән 17.00 кадәр, 12.00-13.00- төшке аш, шимбә һәм якшәмбе көннәреннән кала).

 

Сорау: Торак шартларын яхшырту өчен исәпкә ничек теркәлергә?

Россия Федерациясе Торак Кодексының 57 статьясы нигезендә, торак биналар торак бинага мохтаҗлар исемлегенә теркәлгән гражданнарга чират буенча теркәлү вакытыннан чыгып бирелә. Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ итеп тану өчен, гамәлдәге торак законнары җыелмасы нигезендә, Сезгә яки Сезнең вәкилгә исәпкә кую хокукын раслаучы документларны Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеш бүлегенә китерергә кирәк. Адресы: Татарстан Республикасы, Кама Тамагы районы, Кама Тамагы штп, Калинин урамы, 31 йорт, телефон : 8(84377)21152 (8.00дән 17.00 кадәр, 12.00-13.00- төшке аш, шимбә һәм якшәмбе көннәреннән кала).

Соңгы яңарту: 2023 елның 20 октябре, 09:03

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International