Андреев Владимир Фомич – шагыйрь.1947 нче елда Мордва Каратаенда туган.
Беляев Ислам Габделхак улы – шагыйрь, журналист. 1926 нчы елда Каратай авылында туган.
Беляев Әхәт Габделхак улы – Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, кинодеятель. 1918 нче елда Каратай авылында туган.
Вәлиди Хәмид ( Вәлиев Хәмид Фәттахович) – шагыйрь. 1938 нче елда Олы Карамал авылында туган.
Гази Ибраһим (Миңгазиев Ибраһим Зарифулла улы) - язучы, Г.Тукай ис. премиясе лауреаты. 1907 нче елда Олы Карамал авылында туган.
Галимова Әлфия Әхмәт кызы– җырчы, ТАССР ның халык артисткасы. 1922нче елда Олы Карамал авылында туган.
Гәрәев Мәхмүт Әхмәтдин улы – армия генералы, сугыш фәннәре докторы,тарих фәннәре докторы. 1923 нче елда Атабай авылында туган.
Гыйлметдинов Ильдар Ирек улы - РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе. 1962 нче елда Келәнче авылында туган.
Данышлы Рәшит ( Салаватов Рәшит) – җирле шагыйрь. 1935 нче елда Даныш авылында туган.
Дәүлетшин Вахит - профессор, фотокорреспондент. 1932 нче елда Каратай авылында туган.
Искәндәров Хәйдәр – гармун ясау буенча оста, Татарстан Республикасы «Почетлы грамотасы», «Көмеш барс» премиясе лауреаты. 1923 нче елда Чаллы авылында туган.
Исмаев Кәримулла - Халык Комиссарлары Советы рәисе 1898 нче елда Олы Карамал авылында туган.
Камалов Нарыйман – шагыйрь, журналист. 1942 нче елда Кече Салтык авылында туган.
Маликов Хади – көрәшче-революционер. 1897нче елда Кече Кариле авлында туган.
Миңнуллин Туфан Абдулла улы - драматург, халык язучысы, К. Станиславский һәм Г. Тукай ис. премияләре лауреаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. 1935 нче елда Олы Мәрәтхуҗа авылында туган.
Миңнуллин Җәүдәт Сәлим улы – КДУ доценты, тарих фәннәре кандидаты, Н. Лобачевский ис. фәнни китапханә директоры. 1953 нче елда Чаллы авылында туган.
Мифтахов Ринат – Татарстан Республикасының халык артисты. 1937 нче елда Чаллы авылында туган.
Мөхәммәтшин Зөфәр Гомәр улы – филология фәннәре кандидаты. 1960 нчы елда Иске Барыш авылында туган.
Рәмиев Зөфәр Зәйнулгабидин улы - әдәбиятчы, текстолог, филология фәннәре кандидаты. 1938 нче елда Каратай авылында туган.
Салмин Алексей Иванович – язучы. 1893 нче елда Каратун авылында туган.
Сатаров Мәннур Талип улы - педагог, шагыйрь, Бөек Ватан сугышы ветераны . 1920 нче елда Абыз авылында туган.
Сәфиуллин Миңнеәхәт Миңзакир улы – биология фәннәре кандидаты. 1932 нче елда Иске Барыш авылында туган.
Сәфиуллин Наил Миңзакир улы – техник фәннәр докторы, профессор,Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе. 1946 нчы елда Иске Барыш авылында туган.
Сәфиуллин Рәис – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. 1926 нчы елда Бәрлехуҗа авылында туган.
Сәфиуллин Энгель Гомәр улы – Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, физика һәм математика фәннәре кандидаты. 1944 нче елда Каратай авылында туган.
Сәгъди Рәдиф ( Сәгъдиев Рәдиф Нәҗип улы) – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург, җырлар авторы.Фатыйх Хөсни ис. премия лауреаты. 1957 нче елның 17 июлендә Балчыклы авылында туган.
Сөләйманова Флүрә Зиятдин кызы - җырчы,ТАССР ның атказанган артистасы. 1939 нчы елда Иске Барыш авылында туган.
Сөнгати Габдрахман – шагыйрь. 1894 нче елда Балчыклы авылында туган.
Тимерханова Разыя Дәүләтша кызы - җырчы, ТАССР ның атказанган артисткасы, «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнгән. 1918 нче елда Олы Карамал авылында туган.
Бакый Урманчы – скульптор. 1897 нче елда Кече Салтык авылында туган
.
Фатыйх Халиди – драматург. 1850 нче елда Яңа Сала авылында туган.
Хәсәнов Илгизәр Галимҗан улы – Татарстан Республикасының атказанган артисты. 1957 нче елда Балчыклы авылында туган.
Шәрәпов Шаүкәт Габидин улы - шагыйрь, журналист, укытучы, Бөек Ватан сугышы ветераны. 1923 нче елда Кыртапа авылында туган.
Әблиев Мөхәммәтт Шәриф улы - драматург, проза язучы. 1900 нче елда Даныш авылында туган.
Әхмәтҗанов Фоат Шәйхетдин улы – Россиянең атказанган табибы, онколог, доцент, профессор. 1944 нче елда Олы Кариле авылында туган.
Ахтәмова Зәйтүнә - җырчы,ТАССР ның халык аристкасы. 1927 нче елда Олы Кариле авылында туган.
Өметбаев Сабир Гаделҗан улы – Татарстан Ресубликасының атказанган мәдәният эшлеклесе, артист, режиссёр, «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнгән. 1908 нче елда Олы Кариле авылында туган.
Соңгы яңарту: 2022 елның 1 апреле, 09:38