Бүген 25 октябрь - таможня хезмәткәрләре көне буларак билгеләнеп уза. Әлеге көн Президент Владимир Путинның указы нигезендә гамәлгә куелды.
Бүген Россия таможнясы - заманча, алдынгы технологияләр, формалар һәм методлар кулланып үсүче структура.Хезмәткәрләрнең тәҗрибәсе һәм компетентлы, куелган бурычларга җаваплы карауларыннан дәүләт бюджетын тулыландыруның тотрыклылыгы, уңайлы эшмәкәрлек климатын формалаштыру, республика һәм ил икътисадын ныгыту,Россия һәм чит ил партнерларының сәүдә һәм эшлекле элемтәләрне киңәйтү тора. Тамоңня хезмәткәрләре җаваплы дәүләт бурычларын нәтиҗәле хәл итәргә, таможня эше өлкәсендә законнарны үтәүне тәэмин итәргә һәрвакыт әзер.