14 февральдә туган якны өйрәнү музеенда Әфганстаннан Совет гаскәрләренең чыгарылуына 29 ел тулу уңаеннан “Тарихи хәтер” дип исемләнгән түгәрәк өстәл утырышы булды. Чарада районның хәрби комиссары Дамир Сергеев, район сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Виталий Юманов, Әфган сугышында катнашучы ветераннар Александр Мещанов, Рәис Яруллин, татар мәктәбенең 10 сыйныф укучылары катнашты. Татар мәктәбе укучысы Эльза Гарифуллина чарага Марс Нуретдинов турында альбом һәм видеоролик эшләп алып килгән иде, бу эше белән район мәктәпләре арасында җиңү яулап, мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Әфган сугышы ветераннары Александр Мещанов һәм Рәис Яруллин үзләренең сугышчан иптәшләрен искә төшерделәр, куркыныч сугышның истә калган көннәре хакында сөйләделәр.
Һәрбер ил тарихында үз сугышы, ә шул сугышның үз батырлары бар.Сугышларда катнашучыларны без онытмаска, хөрмәтләргә тиешбез. Сугышлар бүтән булмасын, күк йөзебез һәрвакыт аяз булсын иде