15 февральдә Кама Тамагы Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Кама Тамагы татар урта мәктәбе белән берлектә татар халкының бөек улы, Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 112 ел уңаеннан шигърият сәгате үткәрде.
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең изге исеме “тарихларда укып ятларлык” булып халык күңелендә уелып калды. Татарстан белән генә чикләнеп калмыйча, бөтен дөнья буйлап аның исемен тирән ихтирам белән искә алалар, үлемсез батырлыгы алдында баш ияләр. Аның шигырьләре күпмиллионлы тиражлар белән басылып чыкты, 56 телгә тәрҗемә ителде, ә “ Моабит дәфтәре” циклы лаеклы рәвештә дөнья шигъриятенең иң югары үрнәкләреннән берсе булып санала. Кичәне Эльза Гарифуллина, Рузилә Хуҗина алып барды. Укучылар чара барышында каһарман шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән танышты, үлемсез батырлыгына баш иде. Балалар шагыйрьнең батырлык рухы белән сугарылган шигырьләрен укыды, викторинада катнашып сорауларга җавап бирделәр. Балалар китапханәсе хезмәткәре мәктәп укучылары өчен герой-шагыйрь турында презентация күрсәтте. Кичә “ Бөек шагыйрь Муса Җәлил” җыры белән тәмамланды.