Район мәдәният йортында концерт

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

20 февральдә район мәдәният йортында Казан шәһәреннән килгән талантлы яшь артистлар коллективы концерт программасы белән чыгыш ясадылар.  Концертны ачып җибәрергә муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин килде. Ул залда утыручыларның барсында 18 марта узачак сайлауларда катнашырга чакырды. Концертта Алсу, Азат Фазлыевлар, Рамил Мингалеев, "Ворожея" вокаль ансамбле коллективы чыгыш ясадылар. Карарга килгән тамашачылар чыгыш ясаган артислар белән канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International