“Туган телем - иркә гөлем”

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

21 февраль 2000 елдан  Халыкара  туган  тел  көне дип игълан ителде. Бу көн  юкка  чыгып баручы телләрне үстерү, туган телдә белем алу, милли традицияләрне,  гореф-гадәтләрне киңрәк тарату  максатыннан оештырыла. Әлеге уңайдан Үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре Кама Тамагы татар урта мәктәбендә “ Туган телем- иркә гөлем” дип аталган әдәби кичә үткәрде. Туган телнең әһәмияте турында кичәне алып баручы 10 сыйныф укучылары Рузилә Хуҗина һәм Эльза Гарифуллина сөйләде. Мәктәпнең төрле сыйныф укучылары туган тел турында шигырьләр укыды. Телгә багышланган  мәкаль һәм әйтемнәр, табышмаклар искә төшерелде. Укучылар китап күргәзмәсе белән дә танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International