Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лохановның Ватанны саклаучылар көне белән котлавы

2018 елның 23 феврале, җомга

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы һәм кораллы көчләр ветераннары, Россия Армиясе һәм Хәрби-Диңгез флоты хәрбиләре! Кадерле якташлар!

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан чын күңелдән котлауларны кабул итегез! 23 февральдә илебездә иң хөрмәт ителә торган бәйрәмнәрнең берсе-Ватанны саклаучылар көне бәйрәм ителә. Ватанны кулга корал тотып кына түгел, көндәлек файдалы хезмәт куеп һәм шулай ук һөнәри казанышларга ирешеп бөеклеген якларга була.

Россия армиясе сафларында үзләренең гражданлык бурычларын утәгән районыбыз яшьләре дә шулай ук хөрмәткә лаек, алар яшьтәшләре өчен үрнәк.

Аерым рәхмәтемне хөрмәтле ветераннарга, Бөек Ватан сугышында җиңү яулаганнарга, тынычлык сагында торучыларга, үзләренең хәрби бурычларын лаеклы рәвештә үтәгәннәргә белдерәм.  

Шушы бәйрәм уңаеннан барыгызга да сәламәтлек, гаиләгездә иминлек һәм тынычлык телим.                                                                         

Кама Тамагы муниципаль район башлыгы                                                                      П.Н.Лоханов 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International