Юбилей белән котлау

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

                  Бүген Бикчантаева Хәдичә Мөхәммәтҗән кызына 90 яшь тулды. Әлеге олуг юбилее белән аны Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, социаль мәсәләләр буенча муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина, Олы Бортас һәм Варварино авыл җирлекләре башлыклары Радик Сагдиев, Рушан Нотфуллин котладылар. Юбилярга изге теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.        

Бикчантаева Хәдичә Мөхәммәтҗән кызы 1928 елның 26 февралендә  Кече Бортас авылында туа. Мәктәптә 4 кенә сыйныф укый. Яшьтән үк эшли башлый. Сугыш башлангач урман кисүгә җибәрелә. Ачлы-туклы агач кисә, күтәреп чәчүлек, кечкенә чана белән читән тотарга, чыбык ташый. Тиресне дә кырга чана белән тартып түгәләр. Урак ура, суга.

 

Соңгы елларда фермада эшләп 1983 елда пенсиягә чыга. Күп тапкырлар бүләкләр һәм мактау грамоталары ала. Бүгенге көндә Көрәле авлында апасының  малае  һәм аның хатыны тәрбиясендә яши.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International