24 февральдә Апас авылында гармунчыларның Файзулла Туишев исемендәге смотр-конкурсы булып үтте. Кама Тамагы районыннан конкурста районыбызның иң оста баянчылары һәм гармунчылары катнашты. Әнәс Магдиев җитәкчелегендәге “Илхам” ансамбеле, шулай ук аерым башкаручылар Разия Хәсәнова (Каратал авылы), Фәнәви Мусин (Кама Тамагы поселогы), Гаделҗән Газиев-Әхмәт Миннуллин дуэты (Келәнче авылы) үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.