Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Салават күпере” балалар бакчасында Ак аю көнен билгеләп үтте

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

27 февраль – Халыкара поляр аю көне, яисә Россиядә Ак аю көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге датага багышлап Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Салават күпере” балалар бакчасының уртанчы “Б” төркеме  нәниләренә “Аларның гаиләләрендә бары тик блондиннар” дип аталган мәгълүмат минутлары үткәрде. Балалар Арктика хуҗасы турында китаплар, журналлар, кызыклы фактлар тупланган китап күргәзмәсен игътибар белән карадылар. Ак аюларның кайда һәм күпме яшәве, нәрсә белән туклануы да аларны битараф калдырмады. Бу мәһабәт җәнлекләр төшерелгэн сурәтләр, рәсемнәр, балаларның күңеленә аеруча хуш килде. Чара ахырында нәниләр “Умка” мультфильмын карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International