Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре үзләренең ирекле булышчылары-Кама Тамагы урта мәктәбенең 3Б сыйныф укучылары Алина Семагина, Ирина Идиятуллина белән бергәләп мәктәпкә әзерләнү группасы балалары белән очрашу оештырдылар. Әлеге очрашуның максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларны рус әдәбияты классигы Лев Толстойның иҗаты, аның игелекле эшләре белән таныштыру иде. Өченче сыйныф укучылары балаларга Лев Толстойның “ Лев и собачка”, “ Котёнок” исемле хикәяләрен укыдылар. Балалар әлеге хикәяләрне тыңлаганнан соң язучының иҗат иткән әсәрләреннән игелекле, файдалы дәресләр алып була дигән нәтиҗәгә килделәр.