21 мартта түләнмәгән салым җыемнарын киметү комиссиясенең утырышы булып узды. Әлеге утырышта салым җыемнары буенча әҗәте булган оешма җитәкчеләрен, эшмәкәрләрне һәм физик затларны тыңладылар. Аларга булган әҗәтләрен түләп бетерү өчен вакыт билгеләделәр.